- РУС
- ТАТ
архитектор
1908 елның 22 апреле, Казан губернасы, Спас өязе Урта Йорткүл авылы — 1977 елның 30 марты, Казан.
1929–1938 елларда Казан һәм Ленинград коммуналь төзелеш инженерлары институтларында укый. 1938 елдан «Татпланпроект» институтында эшли (Казан).
1941–1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша.
1944 елдан шул ук институтның проектлау-планлаштыру конторасында архитектор. Бер үк вакытта 1939–1941 елларда һәм 1944–1964 елларда Архитекторлар берлегенең Татарстан фондында җаваплы секретарь.
1968 елдан «Татгражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы.
Игъламов проектлары буенча Казанда хастаханә (хәзер Клиник диагностика үзәге корпусларының берсе, 1951), Казан университетының химия корпусы (1957), «Победа» кинотеатры (фасадлар эшләнеше, 1958), медицина институтының төп корпусы (1959), торак йортлар төзелә. Совет неоклассицизмы («Сталин ампиры») стилендә эшли.
Медальләр белән бүләкләнә.
«Победа» кинотеатры
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.