Биографиясе

1759 елның 17 (28) октябре,  Пермь губернасы Новое Усолье авылы – 1814 елның 21 феврале (5 марты), Санкт-Петербург.

Граф А.С.Строгановның крепостнойларыннан, 1786 елда иреккә чыгарыла (башка мәгълүматлар буенча – 1785 елда).

1777 елдан Мәскәүдә В.И.Баженов һәм М.Ф.Казаковта укый; 1779 елдан Санкт-Петербургта. 1786–1790 елларда Россия, аннары Швейцария һәм Франция буйлап сәяхәт итә, анда архитектура, математика, физика, механика һәм табигать фәннәрен өйрәнә.

1793 елда Строганов сараеның парад интерьерларының акварель күренешләрен башкара. "Строганов сараенда картиналар галереясы күренеше" картинасы өчен (1793, Эрмитаж) – "академик итеп билгеләнгән", "Строганов дачасы күренеше" картинасы өчен (1797, Рус музее) – Сәнгать академиясенең перспективалы сынлы сәнгате академигы исемен ала. 1800 елдан – архитектор, 1802 елдан – профессор, 1811 елдан – Сәнгать академиясенең архитектура бүлеге җитәкчесе.

Аның төп әсәре – Санкт-Петербургтагы Казан соборы (1801–1811), ул Нева проспектында коринф ордерлы монументаль ярымтүгәрәк колонналар тезмәсе белән корылган. Башка әһәмиятле корылмалар арасында: Невага караган дорий ордерлы зур унике колонналы портигы булган Тау кадет корпусы бинасы (Тау институты, 1806–1811); Строганов сарае интерьерлары (1793); Кара елга буендагы Строганов дачасы (1795–1796, сакланмаган); Петергофтагы колонналар тезмәсе һәм каскад (1800 еллар башы); Павловскта парк корылмалары, Стрельна һәм Гатчинада сарайлар. Шулай ук мебель, яктырту приборлары, таш һәм фарфор вазалар проектларын булдыра.

Бүләкләре

Бриллиантлы 2 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.