- РУС
- ТАТ
төзелеш инженеры, РСФСРның атказанган төзүчесе (1979)
1911 елның 24 декабре, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Мулловка шәһәр тибындагы поселогы – 2001 елның 13 июне, Казан.
Беренче татар профессиональ архитекторларыннан.
1932 елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый.
1933–1934, 1936–1939 елларда Казанда Оборона сәнәгате министрлыгы карамагындагы 12 нче төзелеш трестында архитектор, проектлау конторасы җитәкчесе; 1934–1935, 1939–1940 елларда Кызыл Армия сафларында, 1941–1944 елларда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы архитекторы.
СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы (1936), 1941–1944 елларда аның Татарстан оешмасы рәисе.
1944–1959 елларда ТАССР Министрлар Советының төзелеш һәм архитектура эшләре идарәсе башлыгы.
1959–1975 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге мөдире, 1975–1983 елларда шунда ук мөдир урынбасары.
Вәлиев проектлары белән Казан ветеринария институтының уку биналары, клиникалары, тулай тораклары комплексы (1938–1939), Зеленодольск шәһәрендә тулай тораклар (1949–1950), Казанда «Татэнерго» бинасы (1950), шәһәр үзәгендәге торак йортлар (1950–1952), Дәрвишләр бистәсендә мәдәният сарае (1955) һ.б. төзелә.
Вәлиев иҗатына хас сыйфат – корылмаларның бизәлешенә милли үзенчәлек кертү. Вәлиев фасадларда классицизм архитектурасы һәм татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате традицияләрен оста файдалана. Аның җитәкчелегендә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең, Җәлил эшчеләр бистәсенең яңа районнары генераль планы төзелә.
Вәлиев – совет неоклассицизмы вәкиле.
Өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Автор – Т.Р.Закирова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.