Биографиясе

1955 елның 13 гынварында Казан шәһәрендә туган.

1977 елда Казан төзүче инженерлар институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлый, 1982 елдан шунда ук архитектур проектлаштыру кафедрасында эшли, 1991 елдан архитектур мохит дизайны кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 2001 елдан, дизайн факультеты деканы.

Лениногорск (1996–1998), Әлмәт (2000–2002), Яшел Үзән (2006–2007) һ.б. шәһәр үзәкләрен төзекләндерү буенча проект эшләре авторы.

РФ Дизайнерлар берлеге әгъзасы (1994 елдан, 1997 елдан – вице-президенты, 1994–2005 елларда – Татарстан бүлеге рәисе).

1995 елдан – «Дизайн Ревю» журналының җаваплы, 2005 елдан баш мөхәррире.

Бүләкләре

РФ Дәүләт премиясе (2003), ТР Дәүләт премиясе (2004) лауреаты. Пушкин исемендәге Алтын медаль (1999), Россия САнең зур көмеш медале белән (2004) бүләкләнә, дизайн өлкәсендә «Виктория» милли призы лауреаты (1996, 1998–2004).

Хезмәтләре

История дизайна. Краткий курс. Казань, 2004 (автордаш).

Основы дизайна. Казань, 2008 (автордаш).