Казанда К.Ф.Фукска һәйкәл. 1996 ел

Бронза. Скульпторлар А.В.Балашов, И.А.Козлов. Архитектор Р.М.Нургалеева

1996 елның 11 декабрендә Казан университетының атказанган профессоры, медицина докторы, төбәк тарихчысы һәм хәйрияче К.Фуксның тууына 220 ел һәм үлүенә 150 ел тулу уңаеннан ачыла.

Һәйкәл Казандагы К.Фукс исемендәге немец җәмгыяте һәм Казан университеты башлангычы белән куела. «Казан» милли мәдәният үзәге бинасыннан ерак түгел, Казансу елгасы яры янында, Фукс исемен йөрткән скверда урнаштырылган.

Авторлары — Мәскәү скульпторлары А.В.Балашов һәм И.А.Козлов, архитекторы Р.М.Нургалиева.

К.Ф.Фукс бөтен буена, яланбаш гәүдәләндерелгән, уң кулына эшләпә тоткан, сул кулы белән таякка таянган. Бронза скульптура югары сәнгати дәрәҗәдә башкарылган. К.Ф.Фукс йөзендәге елмаю мәрхәмәтле, яратучы кеше образы тудыра. Постаменты таш кирпечтән эшләнгән.

Һәйкәл ачылышында Германиядән килгән кунаклар, Германия Федератив Республикасы илчесе Эрнест-Йорг фон Штуднитц һ.б. була.

Автор — А.В.Гарзавина