Архитектурада модерн стиле әүвәлге (1895–1905) һәм соңгы төрләргә бүлеп карала, алар исә романтик һәм рационалистик агымнарга бүленә (1890 еллар ахыры — 1910 еллар).

Элгәреге модерн корылмаларына (Казанда Мюфке йорты, Олешкевич йорты һ.б.) асимметрик композицияле индивидуальләштерелгән образ һәм тышкы формаларны пластик оештыру хас.

Романтик модерн корылмаларында узган чорлар архитектурасы белән кызыксыну гына түгел, аларның оригиналь интерпретациясе дә күзәтелә (әлеге агымның берничә юнәлеше билгеләнә: неорус, неоготик, неоклассицистик һ.б.).

Төрле төбәкләрдә милли үзенчәлекләр эзләү милли-романтик модерн барлыкка китерә. Казанда ул Апанаев йорты, Шамил йорты, Ислам кабул итүнең мең еллыгы шәрәфенә салынган мәчет кебек биналарда чагыла. Зобнин йорты, Казан хәрби округы командующие йорты, Оконишников йорты һ.б. романтик модерн стилендә төзелә. Рационалистик модерн биналарның каркаслы структурасы, бер типтагы элементларның кабатлануы, бизәү чараларының саранлыгы белән аерылып тора; провинциаль модерн башкала стиле нормаларыннан шактый калыша.

Сынлы сәнгатьтә модерн стиле 1910 елларда Н.И.Фешин, Н.М.Сапожникова, Б.М.Столбов, А.М.Родченко нәкыше һәм графикасында, Питрәч, Балык Бистәсе, Чабакса һөнәри-сәнгать остаханәләрендәге кул һөнәре эстетикасында кабаттан яңартыла. Модерн символизмы һәм эстетикасы А.Ф.Мантельның «На рассвете», «Зилант» альманахларында һәм «Жизнь», «Волжские дали» журналларында дөнья күргән мәкаләләрендә пропагандалана.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.П.Ключевская