Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 130 км, Минзәлә пристаненнан 38 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Югары Тимерган авыл советы, 1944 елдан – Матвеевка районы Югары Тимерган авыл советы, 1954 елдан Минзәлә районы Югары Тимерган авыл советы составында.

Халык саны – 47 кеше (1930 ел, руслар), 77 кеше (1939 ел, руслар), 26 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.