Эчтәлек

Төп героиня исеме белән атала.

Карт белән карчыкның балалары бер-бер артлы үлеп баралар, шул сәбәпле яңа туган кызларын чит-ят күзләрдән яшереп үстерәләр. Зөһрәгә 14 яшь тула. Шулай бервакыт кыз су коенырга китә. Нәкъ шул чакта аны бик зур Елан тотып ала. Кыз 4 елдан соң аңа кияүгә чыгачагы турында сүз бирә. Сөйләшенгән вакыт килеп җиткәч, Елан Зөһрәне су асты патшалыгына алып китә. Анда ул бик матур егеткә әверелә. Яшьләр бәхетле гомер итәләр, әмма Зәһрә әтисе белән әнисен бик сагына. Бервакыт кыз, якыннарын күрү нияте белән, яр буена чыга. Әмма анасы кызын кире җибәрергә теләми, алдап, еланны үз янына чакыра һәм аның башын чабып өзә. Башы чабылган ирен күреп, Зөһрә акылдан яза. Балаларын сандугач, карлыгач һәм сыерчыкка әверелдереп, үзе күгәрченгә әйләнә.

«Зөһрә»нең сюжеты борынгы чорларга барып тоташа.

Әкиятнең берничә варианты билгеле.

Берсе 1900 елда Т.Яхин тарафыннан нәшер ителә.

1958 елда язучы Э.Касыймовның Пенза өлкәсендә Шемышейка районы Оз авылында яшәүче Х.Шабанов сөйләгәннәрдән чыгып язган вариант та мәгълүм.

Әдәбият

Яхин Т. Дәфгыль – кәсәл мин әс-саби вә сабият. Казан, 1900;

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.;

Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-биюле йөз төрле уен. Казан, 1984.

Автор – Ф.И.Урманчеев