ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский оештыра.

2011 елдан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә.

Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры,  СССРның халык артисты Натан Рахлин истәлегенә багышланган. 

Фестиваль программасына Натан Рахлинга аеруча якын булган Көнбатыш Европа һәм рус классик музыкасының романтик юнәлешләре керә. 

Фестиваль кысаларында төрле елларда танылган дирижерлар һәм заманның күренекле дирижерлары чыгыш ясый, алар арасында –Александр Князев, Сергей Ролдугин, Илдар Абдразаков, Ольга Бородина, Миша Майский, Сергей Крылов, Владимир Федосеев, Борис Березовский, Максим Могилевский, Александра Довгань, Люка Дебарг, Даниэль Мюллер-Шотт, Лукас Генюшас, Павел Нерсесьян.

2020 елда унынчы «Рахлин сезоннары» юбилей фестивале Петр Ильич Чайковский музыкасына һәм бөек рус композиторының тууына 180 ел тулуга багышлана.