2018 елдан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, Алабуга һәм Алабуга районы җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелә.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский.

Фестиваль башка музыкаль проектлардан open-air, ягъни «ачык һавада» уздыруның гадәти булмаган форматы белән аерылып тора, концерт программаларын бушлай карау һәм табигать белән гармонияле берләшү күздә тотыла.

Россия һәм чит ил музыкантлары башкара торган дөнья классик музыкасы әсәрләренең яңгыравы гаҗәеп табигый акустика һәм профессиональ тавыш белән көчәя һәм тулыландырыла.

Бәйрәм Алабуга шәһәрендә, Шишкин буаларында уза.

Фестивальнең музыкаль программасы төрле жанрларны үз эченә ала: фольклор музыка, XVIII–XX гасырларда Россия һәм чит ил классикасы, композиторларның заманча әсәрләре, XVII–XVIII гасырлар дини музыкасы һәм автор җырлары. Анда виолончель,  флюгельгорн, скрипка, орган, баян, пианино һ.б. яңгыравын тыңларга мөмкин. Сәхнәдә Россия һәм дөнья театрларының һәм оркестрларының әйдәүче солистлары чыгыш ясый.