Эчтәлек

ТАССР ХКС карары белән 1927 елның 4 июнендә ачыла. Аны оештырганда Бакудагы Төрки мәдәният сарае һәм Минскидагы Белорус мәдәнияте институты тәҗрибәсе исәпкә алына. Максатлары: киң җәмәгатьчелекне актив рәвештә җәлеп итеп, фән һәм мәдәният үсешенә булышу; мәдәният һәм фән өлкәсендә татар кадрлары булдыруга ярдәм итү; бергәләп эшләү өчен фәнни җәмгыятьләрне һәм түгәрәкләрне берләштерү; фәнни-пропаганда эшчәнлеге алып бару.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, «Яңалиф» җәмгыяте, Татар пролетар язучылары ассоциациясе, Татарстан Республикасы китап палатасы, Татарстан педагогик җәмгыяте, Татар совет язучылары оешмасы, Яшь язучылар түгәрәге, Татарстан академия китапханәсе һәм күп кенә башка оешмалар һәм учреждениеләр эшчәнлегенә җитәкчелек итә; аларның эшчәнлек планнарын раслый; аларның мәнфәгатен дәүләт идарә органнарына җиткерә.

Татар мәдәнияте йорты җитәкчелеге: директор (З.М.Мөхсинов), 2 нче гыйльми секретарь (Н.Мөхетдинов, П.М.Дульский), президиум (составына карамагындагы барлык җәмгыятьләрдән һәм оешмалардан вәкилләр керә). Татар мәдәнияте йорты тирәсенә фәнни оешмалар һәм башка җәмгыятьләрне берләштерү алар эшчәнлегендә җитди мәдәни-әдәби үзгәрешләргә китерми — оешмаларның составы, уставы һәм эшчәнлек юнәлеше саклана. Ләкин алар үз эшләрен Татар мәдәнияте йорты эшчәнлеге программасына — «җитештерү көчләренә, халык хуҗалыгына, иҗтимагый хәрәкәт, тел, әдәбият, тарих, этнография һәм революцион хәрәкәт җәһәтендә ТАССРны план нигезендә өйрәнү»гә нигезләнеп планлаштырырга тиеш булалар.

Татар мәдәнияте йорты фәнни конференцияләр, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар үткәрә, күргәзмәләр, лекцияләр һәм башкаларны оештыра. Татар мәдәнияте йорты хезмәткәрләренең иң киң таралган эш формасы – фәнни-популяр лекцияләр үткәрү; лекцияләр Татар мәдәнияте йорты бинасында гына түгел, заводларда, клубларда, мәдәният йортларында һәм башкаларда укыла. Лекция уку өчен Мәскәүдән, Ленинградтан белгечләр (шәркыятьче галимнәр И.Н.Бороздин, А.Е.Башкиров, А.А.Фёдоров-Давыдов, сәнгать белгече Б.П.Денике һ.б.) чакырыла.

1930 елга кадәр Татар мәдәнияте йорты катнашында 11 күргәзмә уздырыла. Иң зур күргәзмәләр Казан университетының 125 еллык юбилеена (1929 ел) һәм ТАССР төзелүнең 10 еллыгына (1930 ел) багышлана.

Татар мәдәнияте йорты китаплар бастыру белән актив шөгыльләнә; басмалар турында карарлар аның президиум утырышларында кабул ителә (1928–1930 еллар эчендә продукциянең гомуми күләме якынча 140 басма табак тәшкил итә). Татар мәдәнияте йорты катнашында шулай ук «Безнең юл», «Мәгариф», «Татарстан», «Вестник научного общества татароведения», «Вестник педагогического общества», «Труды Дома татарской культуры» (1–4 т., 1930 ел) журналлары нәшер ителә.

Татар мәдәнияте йортының иң актив хезмәткәрләре архитектура белгече В.В.Егерев, этнограф Н.И.Воробьёв, тарихчы Н.Н.Фирсов.

Татар мәдәнияте йорты функцияләре күп кенә мәсьәләләрдә Гыйльми үзәк эшчәнлегенең эчтәлеге белән кисешә, бу – кабатлануга китерә һәм соңгысының роле кими. Татар мәдәнияте йорты ачылган көненнән киләчәктә Татар мәдәнияте институтына, соңрак Татарстан Фәннәр академиясенә үзгәртеләчәк учреждение буларак карала. 1930 елның мартында Татар мәдәнияте йорты хезмәткәрләренең актив әзерлек эшләре нәтиҗәсендә Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты ачыла, фәнни-тикшеренү эшләре буенча Татар мәдәнияте йорты функцияләренең бер өлеше шунда күчә. 1930 елның көзендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә Татар мәдәнияте йортының эшчәнлеге туктатыла.

Әдәбият

Мухсинов З. Дом татарской культуры // Очерки по изучению местного края. Казань, 1930;

Фаттахова Г.А., Валеев Р.К. Академический центр Татарии: 1920-е годы. Казань, 2002.