Фундаменталь, укучылар һәм уку китапханәләрен үз эченә ала.

Фундаменталь китапханә

Беренчесенең төп өлешен 1733 елда Л.Канашевич семинариягә бүләк иткән дини тәгълимат әсәрләре җыелмасы тәшкил итә. Башта китапханә иганәчелек хисабына тулылана. Алга таба китаплар сатып алына башлый. Алар китапханәгә шулай ук хөкүмәт кушуы буенча да җибәрелә. 1792 елда китапханәдә рус, латин, грек, немец, француз телләрендә 1370 исемдәге, 1818 елда – 3500 дини, тарихи, фәлсәфи һ.б. XVI–XVIII йөзләр китаплары исәпләнә.

Алга таба фондлар кыскартыла: архиепископ Филарет боерыгы белән китапларның эчтәлеге тикшерелә һәм «яраксыз» әсәрләр (Вольтер һ.б.) юк ителә. 1842 елда Казан руханилар академиясе китапханәсенә 52 исемдәге китап (286 том) тапшырыла.

1850 елдан укуда яңа дәресләр кертелү сәбәпле, аларны әдәбият белән тәэмин итү максатында китапханә фондын баету өчен акча күбрәк бирелә башлый. 1854 елдан рус расколы (Россиядә XVII йөздә барлыкка килгән һәм чиркәүгә каршы булган дини-иҗтимагый хәрәкәт) тарихы укытыла башлагач, раскольниклардан тартып алынган китап һәм кулъязмалар да китапханәгә тапшырыла.

1898 елда китапханәдә 4819 исемдә кулъязма һәм басма хезмәт (11956 том) исәпләнә, аларның 4526 сы — китап, 52 се Львов, Вильно, Киев, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә басылган «Острог библиясе» («Острожская библия», 1851), «Псалтырь» (1598, 1652, 1657), «Апостол» (1623), «Требник» (1647), «Инҗил» («Евангелие», 1648, 1651), «Часослов» (1652) кебек иске басма китаплар; 107 се журнал (аларның 30 ы дини һәм 77 се дөньяви, XIII–XVI йөзләргә караган 78 кулъязма; 56 сы — атлас һәм карталар. Җыелмадагы әсәрләрнең 1645е — дини китаплар, 1082 се тарихи , 246 сы — фәлсәфи, 196 шары — математикага һәм географиягә караган, 674 е — әдәби әсәрләр һ.б. Иң борынгы китап — Э.Роттердамский мөхәррирлегендәге «Яңа гаһед» («Новый завет», Базель, 1516) китабы.

Китаплар 6 бүлеккә таратыла: фәнни-дини, фәлсәфи, тел, тарихи, филология, тел белеме. Өстәмә 7 нче бүлектә химиягә, медицина, хокук һ.б. фәннәргә караган әдәбият туплана.

Укучылар китапханәсе

Укучылар китапханәсе бары тик уку китапларыннан гына җыела, һәм ул өч бүлектән: түләүсез, пансионерлар һәм сату өчен булган әдәбияттан тора. Аның беренчесе Казан архиерей славян-латин мәктәбендә барлыкка килә, аңа китаплар Изге Синод боерыгы белән җибәрелә. Сату китапханәсе 1797 елда оеша. Китаплар семинариянең җитеш тормышта яшәүче укучыларына, дини оешмаларга (Казан епархиясенең чиркәү китапханәләренә һ.б.) сатыла. Пансионерлар китапханәсе 1886–1887 уку елында ректор Н.Т.Каменский тәкъдиме белән оеша. Әдәбият пансиондагы укучылар акчасына сатып алына. 1886 елда анда 58 исемдәге китап (623 том) исәпләнә.

Уку китапханәсе

Уку китапханәсен 1808 елда архиепископ П.Зернов оештыра. Семинария укучылары һәм укытучыларыннан тыш, акча (40 сумнан 100 сумга кадәр) түләп шәһәр кешеләре дә йөри. Фондлар сатып алынган китаплар һәм иганә ярдәме белән тулылана.

1818 елга китапханәдә рус телендә 522 исемдә китап исәпләнә. Алар арасында М.В.Ломоносов хезмәтләре, Н.И.Новиковның «Борынгы вивлиофика» («Древняя вивлиофика») әсәре, «Россия дәүләте география сүзлеге» («Географический словарь Российского государства»), «Дөнья сәяхәтчесе» («Всемирный путешественник») һ.б. була. 1821 елда китапханә ябыла. 1834 елда яңадан оештыру омтылышы уңышсыз тәмамлана.

Китапханә семинариянең төп бинасының икенче катында урнаша. Китапханәче һәм аның ярдәмчеләре семинария укытучылары арасыннан билгеләнә. 1871 елда кадәр хезмәт хакы түләнә. Семинария ябылганнан соң китапханә фондлары төрле оешмаларга таратыла. Аерым китаплар Казан университеты фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият

Благовещенский А. История старой Казанской духовной академии (1797–1818). Казань, 1875.

Библиотека при Казанской духовной семинарии: Краткий исторический очерк. Казань, 1889.

Систематический каталог фундаментальной библиотеки Казанской духовной семинарии. Казань, 1889.

Автор – Г.Г.Габделганиева