- РУС
- ТАТ
Казан университеты профессоры К.Ф.Фуксның нумизматика, минералогия, этнографиягә караган төрле коллекцияләренең төп өлешен тәшкил итә.
Фәнни максатларга хезмәт итә һәм сирәк басмаларга бай булуы белән әһәмиятле. Анда Россия тарихы, топографиясе һәм этнографиясенә караган, шул исәптән чит телдәге китаплар, К.Ф.Фукс тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелгән татар кулъязмаларының кыйммәтле коллекциясе; иске дин тарафдарларына караган кулъязма һәм басма китаплар (К.Ф.Фуксның хатыны танылган иске дин тарафдарлары Крохиннар нәселеннән булганлыктан, иске дин тарафдарлары мондый китапларны К.Ф.Фукска үзләре китереп бирә торган була, шулай итеп бу китаплар юкка чыгарылудан котылып кала); елъязма күчермәләре, шул исәптән «Зөя шәһәренең писцовый кенәгәсе»ннән күчермәләрнең берсе саклана. Китапханәнең раритетларына түбәндәгеләр керә: В.Гогарт гравюраларының бай җыелмасы (Лондон, 1820–1822), Бюффонның рәсемле «Табигый тарих» («Естественная история») әсәре, «Острог библиясе» («Отрожская библия», Острог шәһәре, 1580–1581).
К.Ф.Фукс китапханәсе белән М.М.Сперанский, А.Гумбольдт, А.С.Пушкин, Е.А.Боратынский, А.Гакстгаузен, М.Кастрен һ.б. танышкан.
Китапханә К.Ф.Фуксның йортында саклана. Үзенең вафатыннан соң йорты һәм күпсанлы коллекцияләре сатылу сәбәпле, китапханәдәге китапларның төгәл саны билгеле түгел, каталогы да юк. 1820 һәм 1833–1834 елларда К.Ф.Фукс Казан университетының Фәнни китапханәсенә зоология, ботаника, медицина, фәлсәфә, тарих буенча 40 китап тапшыра (нигездә, чит телләрдә, күпчелеге немец телендә).
Лаврский К.В., Пономарёв П.А. Карл Фёдорович Фукс и его время // Казанский литературный сборник. Казань, 1878.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.