Вятка губернасы Малмыж өязенең Түнтәр авылында. Хуҗасы – мәгълүм дин эшлеклесе И.Динмөхәммәтов.

Тупланмасында татар һәм Шәрекъ телләрендә басма һәм кулъязма китаплар була. 1920–1930 елларда китапханә Казан университеты Фәнни китапханәсенең махсус комиссиясе тарафыннан өйрәнелә, кыйммәтле кулъязмалар Казанга җибәрелә һәм Казан университетының Фәнни китапханәсе тупланмасына тапшырыла. Басма һәм кулъязма китапларның бер өлеше Түнтәр авылында яшәгән М.Хөсәеновта  (1910–1987) саклана. 1960 елда ул аларны СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына бүләк итә, аннан китаплар, Казандагы Г.Тукай музее фондларында файдалану өчен, ТАССР Дәүләт музеена тапшырыла. И.Динмөхәммәтовның XIX йөз ахырындагы шәхси язышуларына бәйле документлар оныкларында саклана.

ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хәзер саклана торган кулъязмалар арасында иң кыйммәтлеләре – Алтын Урда астрономы Камалетдин Төрекмәнинең XII йөз Харәзем галиме Мәхмүд Чегманиның «Шәрх әл-Мөлләхас» («Кыскача аңлатма») трактатына аңлатмалары (1654 елгы кулъязма күчермә) һәм Пётр I боерыгы белән Болгарда кабер ташъязмаларын тәрҗемә иткән Шәяхмәт мулла улы Кадыйрмөхәммәтнең Казанда төзегән фикъһе (мөселман хокукы) кулъязмасы (1693). 1891 елда татар каллиграфы Әхмәдгалим Болгариның Бохарадагы «Сара-и Дәшт» мәдрәсәсендә төзегән кулъязмалары да (39 саклау берәмлеге) игътибарга лаек. Китапханә тупланмасында XVIII–XIX йөзләр кулъязмалары шактый.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов