- РУС
- ТАТ
Дин галиме, педагог, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди китапханәсе.
Анда 3241 берәмлек басма китап һәм 947 берәмлек кулъязма була. Тупланманың нигезен атасы Мөхәммәтҗан хәзрәттән калган китаплар тәшкил итә, бер өлешен Г.Барудига хатынының абыйсы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе һәм остазы Сәләхетдин хәзрәт (Сәләхетдин ибне Исхак әл-Казани) бүләк итә. Г.Баруди үзе Бохарада укыган җиреннән Казанга алып кайткан китаплар хисабына да тулылана. Китап һәм кулъязмалар җыюны ул алга таба да дәвам иттерә.
Баруди шәхси китапханәсендәге китап һәм кулъязмаларның бер өлешен дини әдәбият тәшкил итә (Коръән басмалары, тәфсирләр, хәдисләр, фикъһ гыйльме турында хезмәтләр һ.б.). Тарихка нисбәтле 232 китап, гарәп һәм фарсы телләре грамматикасына нисбәтле – 187, әдәбиятка – 133, мантыйк, математикага нисбәтле гарәпчә – 2724, фарсыча – 161, татарча – 446 китап һәм кулъязма, русча-татарча, русча-гарәпчә сүзлекләр була. Кулъязмалар арасында Шәрекънең фикер ияләре Ибне Котәйбә (IX йөз) һәм Ибне Бабашадның (XI йөз) гыйльми трактатлары, Нәкышбәндийә тарикате тарафдары Мөхәммәд Парс китапханәсеннән килеп кергән ике кулъязма әсәр – Әбү әс-Сәгадәт ибне әл-Асирнең «Җәмигуль-ысул ли әхадис әр-Рәсүл» дигән хезмәте белән Әбү әл-Хәсән Гали ибне Әхмәд әл-Вахидинең «Харар әл-Мәгани» дигән кулъязмасы, XIII йөз авторы Абдаллаһ ән-Нәфиси төзегән кулъязмалар җыентыгы, Муса ибне Мөхәммәд әр-Руминың (XV йөз) геометриягә нисбәтле, әд-Дамаминың грамматикага нисбәтле («Гыйльме сарф вә нәхү», 1423) трактатлары, Шәрекъ дөньясының күренекле математигы Мөхәммәд Сабит әл-Мардининең (XVI йөз) култамга язмалары, Әбү әл-Хәйр Абдрахман әс-Сөйдинең Багдад тарихына караган кулъязмалар исемлеге һ.б. бар.
Г.Баруди максатчыл рәвештә китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен даими җыя барган. Еш кына аларны хаттатлардан күчерттереп алган. Бохарада укыган чагында ук Ахунд Әхмәд ибне Мозаффар исемле мулла 1865–1866 еллар арасында аңа Ш.Мәрҗанинең «Әл-Хикм әл-балигъ...» дигән хезмәтен күчереп бирә. 1884 елда «Хашийә әт-Тәүзыйх» («Тәүзыйх» китабына аңлатмалар») әсәренең күчермәсе булдырыла. Ш.Мәрҗанинең басмада чыкмаган «Вафийәт әл-әсләф...» хезмәтенең бердәнбер тулы күчермә нөсхәсе (6 том) Г.Баруди китапханәсендә сакланып кала. 1914 елда Сасна авылында Г.Баруди өчен хаттат Габделхак бине Зыятдин ибне Таҗетдин әл-Иштирәки тарафыннан Әбү әл-Хәсән Гали бине Мөхәммәд бине әл-Газый дигән гарәп галименең «Китабе әт-тәнбих әлә мөшкилят әл-Һидайә» («Һидайә китабының кыен урыннарына күрсәтмә китабы») хезмәте күчерелә.
XX йөз башларында Г.Баруди йортының бер бүлмәсендә 2945 китап булган китапханә ачыла. Андагы китаплардан, нигездә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре файдалана. 1914 елда Баруди шәхси китапханәсе җирлегендә халык өчен ачык китапханә дә оештырыла. Анда 3277 берәмлек басма һәм кулъязма китап була, 1920 елда аларның саны 4288 гә җитә. 1920 елда Баруди шәхси китапханәсендәге барлык китап фонды Үзәк Шәрекъ китапханәсенә күчерелә, 1929 елда өлешләп Казанның башка китапханәләренә, беренче нәүбәттә Казан университетының Фәнни китапханәсенә тапшырыла (анда ул Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең кулъязмалар өлешен баета). Кайбер китап берәмлекләре Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Баруди шәхси китапханәсендәге китапларның бер өлешен (1923 елның 13 июлендә төзелгән исемлек буенча – 101 берәмлек) Г.Баруди Уфа шәһәренә алып китә.
Барудиның вафатыннан соң мөфти Риза Фәхретдин һәм казый Кашшафетдин Тәрҗеманиларның тырышлыгы белән бу китаплар кире Казанга кайтарыла.
Баруди шәхси китапханәсендә булган барлык китаплар Г.Барудиның шәхси мөһере белән тамгаланган.
Автор – Н.Г.Гәрәева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.