- РУС
- ТАТ
Тарихчы һәм язучы Н.С.Арцыбашевның шәхси китапханәсе.
Рус елъязмалары күчермәләренең бай җыелмасы: Лаврентьев, Кёнигсберг (Радзивилов) елъязмалары; «Вятка иле елъязмачысы» («Летописец о стране Вяцкой») һ.б.; XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысы китаплары: мемуарлар (А.Мейерберг, С.Г.Гмелин, Плано Карпини язмалары), тәрҗемәи хәлләр (Павел I, Б.К.Миних, патриарх Никон); Ф.Вольтер, Ш.Монтескьё, М.В.Ломоносов, В.Н.Татищев, Н.М.Карамзин хезмәтләре; сүзлекләр, карталар; Россия тарихы һәм борынгы истәлекләр җәмгыяте (Н.С.Арцыбашев – шул җәмгыятьнең әгъзасы) басмалары, шулай ук фәлсәфә, хокук фәннәре, авыл хуҗалыгы өлкәләренә караган әсәрләр. Бик сирәк очрый торган (раритет) басмалардан Ф.Гвичардининың Венециядә басылган «Италия тарихлары» (1599), Пётр I заманы китаплары, «Санкт-Петербургские ведомости» (1728) газетасы, «Игорь полкы турында җыр» («Слово о полку Игореве», М., 1800) китабының беренче басмасы, XVIII йөздә басылган «Казан тарихы»ның («Казанская история») 2 күчермәсе һ.б.
Н.С.Арцыбашевның «Россиянең башлангычы турында» («О начале России») дигән үз әсәре, үзе тәрҗемә иткән «Европа Сарматиясе турында» («О Сарматии Европейской») исемле Целларий әсәренең тулы аңлатмалар бирелгән корректурасы сакланган.
1857 елда Н.С.Арцыбашевның улы китапханәдә сакланган документларның күп өлешен – 173 исемдә 357 томлык китап һәм кулъязмаларны Казан университетының Фәнни китапханәсенә тапшыра.
Аристов В.В. Казанские находки. Казань, 1985.
Гусаров Ю.В. К вопросу о частных книжных собраниях в Чувашском крае первой половины XIX века: Библиотека Н.С.Арцыбашева // Из истории дореволюционной Чувашии. Чебоксары, 1992.
Автор – И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.