- РУС
- ТАТ
Казанда китапханәчелек эшенең күптәнге традицияләре бар. Казан ханлыгында шәхси китапханәләр, сарай һәм укучы-шәкертләр (мәктәп һәм мәдрәсәләр каршында) китапханәләре, шулай ук мәчетләр каршында, нигездә, дини эчтәлектәге китаплар һәм төрле авырулардан дәвалау буенча трактатлардан (киңәшләрдән) торган китаплар җыелмалары була. Әлеге бай китап тупланмалары 1552 дә Казанны яулап алганда югалып бетә.
Мәскәүдә китап басу эше башлану (1564) Казан соборлары һәм монастырьлары китапханәләре оешуга булышлык итә, аларда беренче басма китаплар барлыкка килә (аларның кайберләре Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана).
XVIII йөздә китапханәләр уку йортларында: руханилар семинариясендә һәм ирләр гимназиясендә булдырыла; соңгысына 1798 елда Г.А.Потёмкин һәм В.И.Полянский китапханәләре тапшырыла.
Казанда шәхси китапханәләр дә була: Ю.И. фон Каниц, Г.П.Каменев, Лихачёвлар һ.б. 1834 елдан А.Г.Мясниковның китап кибете каршында җәмәгать китапханәсе эшли (Мясников А.Г. китапханәсе). 1850 еллардан – И.А.Сахаров, И.А.Шидловскийның җәмәгатьчелек файдаланган шәхси китапханәләре, ХХ йөз башында Г.Баруди, С.Вахиди, Ә.Максуди китапханәләре киң таныла.
1865 елда И.А.Второвның шәхси китаплар тупланмасы нигезендә шәһәр җәмәгать китапханәсе оеша (хәзерге Татарстан Республикасының милли китапханәсе), 1906 елда аның филиалы – «Көтебханә-и исламия» ачыла.
Эре китапханәләр Казан университетында, руханилар академиясендә, «Мөхәммәдия», «Мәрҗани» мәдрәсәләре каршында, Шәрык клубында, Крестовниковлар заводында, Алафузовлар фабрикасында һ.б.да була.
ХХ йөздә Казанда төрле юнәлешләргә һәм максатларга караган китапханәләрнең саны тиз арта: Республика балалар китапханәсе, Республика махсус сукырлар китапханәсе, Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Казан физика-техника институты китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни китапханәсе һ.б. ачыла.
2017 елда «Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенә 51 муниципаль китапханә керә. Бу исәпкә «Библиобус» мобиль китапханә комплексы стационар булмаган режимда мәгълүмати-китапханә хезмәтләре күрсәтүче китапханә пунктлары да керә.
2020 елда Татарстан Милли катапханәсе яңартылган бинага күчә: хәзер анда уку залы һәм китап саклау урыннары гына түгел, ә күргәзмә, конференция һәм театр заллары да бар. Бүгенге китапханә – интеллектуаль һәм креатив берләшмәләрне җәлеп итү үзәге, анда Татарстан Республикасының яңа мәдәни мирасы саклана һәм формалаша. Биредә мәдәниятнең төрле юнәлешләре: сынлы һәм перформатив сәнгать, дизайн, музыка, театр, кино, архитектура, нәшрият һәм күргәзмә эше һ.б. үсеш ала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.