Эчтәлек

Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында аерым өлкә, олыс идарәчесе.

4 идарәче ыруг — Аргын, Барын, Кыпчак, Ширин нәселләре олыс бәкләре карачыбәк дәрәҗәсендә хан диваны әгъзалары булганнар.

XV йөз башыннан олысның мөстәкыйль идарәчеләре. Соңрак шул олыслар җирлегендә мөстәкыйль татар ханлыклары барлыкка килә.

Әдәбият

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Автор — И.Л.Измайлов