Эчтәлек

Нәселгә нигез салучы Арча бәге Яуш әле Казан яулап алынганга (1552) кадәр үк рус патшасында хезмәттә була.

XVII йөзнең 1 нче яртысында Яушевлар рус рәсми документларында кенәзләр буларак күрсәтелә. Рус патшасы Михаил Фёдоровичның 1628 елгы грамотасында Казан йомышлы морзасы Семеней кенәз Яуш улы Багишевка кенәз титулы «аның бабасы кенәз Яуш, һәм аның абзасы кенәз Иванай, һәм аның атасы кенәз Багиш хезмәтләре өчен, һәм аның үзе — Семеней хезмәте өчен...» бүләк итеп бирелүе турында белдерелә.

1666 елда кенәз Яушевларга алар Зирекле авылына нигез салган җир (хәзер Яңа Чишмә районының Югары Зирекле авылы), шулай ук Тирсә волостендагы Кама елгасы буйлап һәм Җөри даругасындагы Зәй елгасы буйлап сузылган җирләр бүләк ителә.

XVII йөздә Богдан Яушевның биләмәләре Казан өязендәге — 11, Яштирәк (Иштирәк) Яушевныкы — 8, Кадермәт Яушев биләмәләре 6 авылда урнашкан була.

1713 елда патша Петр I фәрманы буенча, чукындырудан баш тарткан өчен, Яушевларның биләмәләре патшага тартып алына, аларга Казан губернасы буенча җан башыннан түләү салына. Шуның белән бергә мөселман крепостной крәстияннәр элеккечә Яушевларныкы булып исәпләнә.

1730 елларда Яушевлар үз биләмәләрен һәм крепостной крәстияннәрен актив рәвештә сата башлыйлар: 1733 елдагы иялек грамотасы буенча, Яушевлар Тирсә волостендагы җир биләмәләрен һәм крәстияннәрен Котлыгъмөхәммәд Тәфкилевкә 3 мең сумга, 1739 елда Нугай даругасының Тамгачы авылындагы 32 чирек җирне һәм крепостной крәстияннәрне Сөләйман Уркинга саталар.

1762 елда Яушевлар нәселенең бер өлеше Бәләбәй өязенең Арслан авылына (хәзер Башкортстан Республикасы территориясендә) күчеп утыра.

1796 елда Зирекле һәм Арслан авылларында яшәгән морза Яушевлар үзләренә дворянлык титулын кире кайтаралар. Идарә итүче Сенатның 1844, 1854, 1862, 1864 һәм 1873 еллардагы билгеләмәсе буенча кенәз Яушевлар нәселе (губерна секретаре Фәйлүш Хәсән улы һәм аның уллары Исламгәрәй, Солтангәрәй һәм Сәетгәрәй; Хөсәен Хәсән улы һәм аның улы Нургали; Мөхәммәтрәхим Хәсән улы; Харилбәшир Әбдрәшит улы һәм тагын унбер гаилә), татар кенәзләре дип аталу хокукы белән Нәселләр китабының 6 нчы өлешенә кертелеп, борынгы дворяннар дәрәҗәсендә раслана. 1877 елда Арслан авылында бәк Яушевлар нәселеннән 87 ир-ат яши.

Әдәбият      

Мустафина Д. Служилые мурзы Яушевы в XVI — XVII вв. // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2001. № 1/2; 

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.