Биографиясе

1927 елның 22 ноябре, хәзер Алтай краеның Курьинский районы Кузнецовка авылы — 2003 елның 23 мае, Чаллы шәһәре.

Алтай политехник институтын тәмамлый (1950, Барнаул шәһәре).

1942–1972 елларда Алтай трактор заводында эшли: мастер, өлкән мастер, баш технолог урынбасары, техник контроль бүлеге башлыгы, баш технолог. 1972–1986 елларда «КамАЗ» ҖБдә: баш инженер урынбасары, баш технолог, берләшмәнең генераль директоры урынбасары (1982 елдан).

1986–1989 елларда «Алабуга җиңел автомобильләр заводы» ҖБдә: генераль директорның беренче урынбасары, генераль директор (1987 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге басым белән вал һәм күчәрләрнең төгәл салкын формаларын барлыкка китерү өчен яңа алымнар һәм автоматлаштырылган җиһазлар комплексын булдыруда һәм машина төзелешенә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият                

Сорокин Н. Завод ХХI века // Над шишкинским бором рассветеринария К., 1989; 

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.

Автор — Б.А.Канеев