Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1552.

1552 елда Иван IV гаскәрләре Казанны камап торганда (кара Казанның яулап алынуы) Япанчаның отряды рус гаскәрләренең тылында хәрәкәт итеп, шәһәрне яклаучыларның дошманга каршы һөҗүмнәренә булышлык итә.

30 августта А.Б.Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Япанчага каршы чыга һәм аның атлы гаскәрен җиңә. Япанча Арчага чигенеп көч туплый һәм русларга кабат һөҗүм ясый. 6–8 сентябрьдә руслар Япанча отрядын тулысынча тар-мар итеп, Арчаны штурмлыйлар һәм яулап алалар. Сугыш вакытында Япанча һәлак була.

Әдәбият      

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923; 

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV — XVI вв. К., 1995.