Эчтәлек

Гомер еллары: ?-1528.

Әхмәд хан улы. Атасы үлгәннән соң хакимият башына килә.

1490 елларда Кырым ханы Миңлегәрәйгә, Себер ханы Ибакъка каршы тора. Бөек Литва кенәзлеге белән мөнәсәбәттә була.

Кырым ханлыгына каршы көрәштә җиңелә. 1502 елда Миңлегәрәй хан гаскәре Олы Урданы тар-мар итә.

Шәех Әхмәд хан Хаҗитарханга, соңыннан Нугай Урдасына кача.

1504 елда Киевта булган чагында кулга алынып, Литва бөек кенәзе Александрга тапшырыла; озак вакыт әсирлектә була.

Азат ителгәннән соң (1527), Әстерхан ханлыгында яши.

Әдәбият   

Почекаев Р.Ю. Цари ордынские: Биографии ханов и правителей Золотой Орды. СПб., 2010.