Эчтәлек

Рюриковичлар, Ярослав Мудрыйның улы Святослав, кенәз Михаил Черниговский нәселеннән. XVI–XVII йөзләрдә Россиянең сәяси тормышында мөһим роль уйныйлар. Иван (Меньшой) Никитич һәм Никита Иванович Казан төбәге белән бәйле булалар.

Иван Никитич (1570 ел тирәсе — 1629 ел, Мәскәү) хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, бояр (1613). Хезмәтен 1586 елда стольник булып башлый. 1591 елда, кече воевода буларак, Кырым ханлыгы белән сугышта катнаша, 1607–1610 да Россия тәхетен дәгъвалаган Ялган Дмитрийга каршы, Василий Шуйскийны яклап көрәшә. 1610 елдан Вологда шәһәрендә воевода. Д.М.Пожарский һәм К.М.Мининның Түбән Новгород ополчениесе (1612 елдан) хөкүмәте әгъзасы, Мәскәүне поляклардан азат итүдә катнаша. 1613–1614 елларда Казан дворяннарыннан, стрелецлардан, йомышлы татарлардан тупланган гаскәр башында тора; 1614 елның августында Әстерханны баш күтәрүчеләрдән азат итә, аларның җитәкчеләре атаман И.М.Заруцкийны, Марина Мнишекны һәм «карак Ивашка»ны (Ялган Дмитрийның улы) кулга ала. 1614–1615 елларда Әстерхан шәһәрендә воевода. 1620 елдан Владимир мәхкәмә приказы судьясы. 1622–1624 елларда Казанда 1 нче (баш) воевода.

Никита Иванович (1605 ел тирәсе — 1689 елның 12 феврале, Мәскәү), хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, бояр (1640). Иван (Меньшой) Никитичның бертуганының улы. 1632–1634 елдагы рус-поляк сугышында катнаша, кече воевода. 1643 елдан Әстерханда воевода. 1644 елдан Казан сарай идарәханәсе судьясы. 1646–1648 елларда Ливны шәһәрендә воевода. 1648 елда, 1649 елгы Кануннар мәҗмугасын төзегән комиссияне җитәкли. 1651–1653 елларда Казанда 1 нче (баш) воевода. 1653 елда Земство җыенында, 1654 елда Переяславль Радасында катнаша. 1654–1667 елгы рус-поляк сугышы вакытында сугышны туктату турында сөйләшүләр белән җитәкчелек итә. Россия дәүләтенең тышкы сәясәтен оештыруда катнаша. 1681 елда урынчылыкны бетерүне тәкъдим итүче һәм оештыручы була.

Әдәбият  

Русский биографический словарь. Т.: Обезьянинов-Очкин. СПб., 1905.

Автор — Е.В.Липаков