Гомер еллары: ? – 1363.

Җүчи нәселеннән булмаган дип фараз ителә. Алтын Урдадагы тәхет чуалышлары чорында идарә иткән хан. Аксөякләр ярдәмендә Мөрид ханны Сарай әл-Җәдид тәхетеннән куа.

1362–1363 елларда үз исеменнән акча суктыра. 1363 елның көзендә Сарай әл-Җәдид әмир Мамай тарафыннан басып алынгач, Мирбулат тәхеттән төшерелә, үтерелүе ихтимал.

Әдәбият          

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Куликовская битва. М., 1980;

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Автор — И.Л.Измайлов