Эчтәлек

Эшләүчеләр саны: 1997 елда – 312, 2009 елда – 30 кеше.

1851 елда А.Н.Свешников тарафыннан чуен кою, машина төзү, тимерчелек-казаннар җитештерү һәм механика заводы буларак нигезләнә, 1910 елда Н.П.Ярцев милкенә күчә. 1918 елда национализацияләнгәннән соң 2 нче дәүләт механика заводы итеп үзгәртелә, 1922 елдан «Урак һәм чүкеч» заводы, 1937 елдан «Урак һәм чүкеч» канат юллар заводы, 2003 елдан «Урак һәм чүкеч» заводы» акционерлык җәмгыяте.

Башта предприятие берничә тимерчелек миче һәм сандалы булган агач бинада урнаша. ХХ йөз башына кирпеч корпуслар төзелә, алар металл эретү мичләре, металл эшкәртү станоклары, күтәрү краннары, пар машинасы һәм динамо-машиналар белән җиһазландырыла. 1851–1897 елларда эшләүчеләр саны 20 дән 10 кешегә кадәр арта. 1900 елда квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен һөнәр училищесе ачыла. Завод заказлар буенча пар суднолар, җирле сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар төзекләндерә һәм җитештерә, 1914–1917 елларда хәрби продукция эшләп чыгара.

1921 елда М.Я.Рамның элеккеге механика заводы (1877 елда нигезләнә) белән берләштерелгәннән соң, сабаннар һәм атка тагылмалы ашлык сугу машиналары (1927 елда тиңдәшле рәвештә 7436 һәм 119 данә) җитештерә башлый. 1930 елларда югары җитештерүчәнлекле электр белән эретеп ябыштыру, кою, тимерчелек-пресслау һәм станок җиһазлары белән коралландырылган һәм киңәйтелгән предприятиедә тасмалы транспортерлар, шнеклар, йөк ташучы канат юллары (илдә бердәнбер) һәм йөк ташу өчен кул арбалары эшләү оештырыла.

Бөек Ватан сугышы чорында 37 миллиметрлы миналар һәм трактор детальләре җитештерелә.

1950–1980 елларда төрле – пластинкалы (шул исәптән илдә беренче тапкыр химия сәнәгате өчен герметик), чүмечле, кою, йомычка җыю (заводта проектлаштырыла, 1978 елда СССР ВДНХсының алтын медаленә лаек була) конвейерларын, шулай ук пластинкалы энергия чыганаклары, көнкүреш җылыту казаннарын, авыр йөкләр (600 т/сәг егәрлекле) һәм пассажирлар ташу өчен канат юллары эшләп чыгару үзләштерелә. Прогрессив технологияләр (күләмле штамповка, пневматик инструментлар белән җыю, ярымавтомат рәвештә һәм углекислый газ шартларында эретеп ябыштыру) куллануны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятиенең куәтләре 7 тапкыр арта. Аның продукциясе металлургия, автомобиль, химия комбинатларын, гидроэлектростанцияләрне һ.б. авыр индустрия предприятиеләрен төзегәндә һәм җиһазландыруда файдаланыла, 1950 еллардан Көнчыгыш Европаның һәм Азиянең 10 нан артык иленә озатыла.

1990 елларда, төп продукциягә заказлар булмау сәбәпле, завод тукталып тора, 2001 елда банкрот дип таныла. 2007 елда төп корпуслар сүтелгәннән соң, калган мәйданнарында металл конструкцияләр, конвейер җиһазлары җыю башкарыла.

Хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 2 кешегә Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кешегә «Почёт билгесе» орденнары бирелә.

Җитәкчеләре арасында: А.Н.Свешников (1851–1877), Александр А.Свешников (1877–1890), Алексей А.Свешников (1890–1910), Н.П.Ярцев (1910–1918), Ю.И.Неометов (1940–1942), Г.Лакомкин, В.Х.Леонтьев, Герасимов, М.М.Рәхимкулов, Ю.В.Дьяков, И.Н.Шишкин, И.В.Егоров, Ф.Г.Нәфыйков (2003 елдан).

Әдәбият

Негуляев А.П. Завод-ветеран: Из истории Казанского завода «Серп и молот». 1851–1967. Казань, 1968.

Автор – С.Г.Белов