Гомер еллары: ? – 1426/27.

Идегәй әмирнең улы.

Атасының вафатыннан соң, Мангыт ыругы идарәчесе (бәк) булып кала. Күк Урда тәхетенә Хаҗимөхәммәд ханны, соңрак Барак ханны утырта, соңгысының бәкләр бәге (диван башлыгы) була.

Мансур идарә иткәндә Мангыт олысы җирләрендә тынычлык урнаша, шуның нәтиҗәсе буларак, аның Күк Урдага йогынтысы көчәя.

Мансур Барак хан белән бергә Алтын Урда тәхете өчен Олуг Мөхәммәд ханга каршы көрәшә. 1426 елда аларның гаскәре, җиңелеп, Идел аръягына чигенә. Мангыт ыругы башы буларак, Мансурның Барак хан белән аралары бозыла, берлек таркала.

Мансур Барак белән ике арада тәхет өчен барган сугышта һәлак була.

Әдәбият       

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972;

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002;

Ischboldin B. Essays on Tatar history. New Dehli, 1973.

Автор — И.Л.Измайлов