Эчтәлек

? – 1417 ел.

Туктамыш ханның улы.

Чокрый хан тәхеттән куылгач (1416 ел) хан дип игълан ителә. Литваның бөек кенәзе Витовт ярдәменә таяна. Сарай аксөякләре арасында ныклы элемтәләре булмый. Идегәй тарафыннан бәреп төшерелә, Кырымдагы Италия колонияләрендә яклау табарга өмет итеп, шунда кача. Моңа җавап йөзеннән Идегәй Азак тирәсендәге Тана шәһәрен яулый, аны талап, Кафа шәһәрен камый һәм итальяннарны Җаббарбирде ханны куарга мәҗбүр итә. Литвага барганда фетнәчеләр тарафыннан үтерелә.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды. М., 1975.

Автор – И.Л.Измайлов