Биографиясе

? – 1570 ел, Мәскәү. Плещеевләр нәселеннән.

1552 елда Казанны яулап алу сугышында Иван IV гаскәренең Зур полкында кече воевода буларак катнаша. Казанга беренче булып бәреп кергән отрядка кенәз М.М.Воротынский белән бергә җитәкчелек итә (шуның өчен Иван IV аңа окольничий дәрәҗәсе бирә). 1555 елда Тула шәһәре янында Кырым ханы Дәүләтгәрәй гаскәре белән сугышта да таныла.

Ливон сугышы барышында (1558–1583) аның җитәкчелегендәге отряд 1558 елда Нарва кирмәнен ала. 1564 елда Рязань шәһәрен Дәүләтгәрәй хан көчләре һөҗүменнән саклауны оештыра.

1562 елдан Иван IV белән дустанә мөнәсәбәттә, патша хөкүмәтенең фактик җитәкчесе була; опричнина тәртипләрен кертүчеләрнең берсе.

А.М.Курбский хәбәр итүенчә, Иван IV әмере белән үз улы Федор тарафыннан үтерелә.

Әдәбият

Скрынников Р.Г. Царство террора. СПб., 1992.

Автор – Е.В.Липаков