- РУС
- ТАТ
XVI йөз — XVIII йөз башында Казан ханлыгында һәм Казан өязендә административ-территориаль бүленеш берәмлеге
Төгәл билгеләнгән чикләре булмый. Аңа Болын ягының Эчке Казан, Мишә, Чулман, Бутырка, Чырпы, Бирлә, Ячи, Бимә, Дәүләшәр, Салман, Кирмән, Бизнә, Әшнәк, Арыш һ.б. елга буйлары, Тау ягының Имәлле, Ольховка, Идел, Зөя, Килнә, Тархан, Чирмешән һ.б. елга буйларындагы җирләр керә.
Үзәге — урта гасырлар Чаллы каласы.
Үзләренә буйсынучы авыллар белән бергә Казан өязенең эчке өязләрен тәшкил иткән Лаеш һәм Тәтеш калалары шулай ук Нугай даругасысына караган.
Нугай даругасы территориясе хосусый биләмәләргә, чиркәү-монастырь биләмәләренә, патша сарае биләмәләренә, ясаклыларга бирелгән җирләргә бүленә.
Писцовая книга Казанского уезда 1602–1603 годов. К., 1978.
Автор — Д.Г.Мостафина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.