Эчтәлек

1487 елның июлендә Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III гаскәре тарафыннан Казан яулап алынганнан һәм Илһам хан тәхеттән төшерелеп, гаиләсе белән Вологда шәһәренә сөргенгә җибәрелгәннән соң урнаша. Иван III «Болгар кенәзе» титулы ала.

Мәскәү протектораты шартлары буенча, ханнар барлык мөһим эш-гамәлләрен рус воевода-наместниклары белән килештерергә тиеш булалар. Алар Мәскәүгә Нугай Урдасындагы хәлләрне хәбәр итеп торалар, Рус дәүләтенең Нократ җирләрен яулау сугышларында Казан ханлыгы отрядлары да катнаша.

1487 елдан бөек Мәскәү кенәзлегенең Казан ханлыгы белән ясак мөнәсәбәтләре туктатыла. Бу чорда Мәскәү белән Казан арасындагы килешүләрдә гадәттә өч шарт куела: Казан хөкүмәте Мәскәү дәүләтенә яу чапмаска; Мәскәүнең бөек кенәзе рөхсәтеннән башка яңа хан сайламаска; ханлыкта яшәүче рус кешеләре мәнфәгатен кайгыртырга тиеш була. Рус хөкүмәте шулай ук рус сәүдәгәрләренә табыш китерерлек икътисади таләпләр дә куя. Шушы вакыттан башланган рус баскынчылыгы җирле феодаль аксөякләрдә ризасызлык көчәюгә китерә.

1490 еллар уртасына рус йогынтысындагы хөкүмәткә каршылар бердәм көч булып оеша, оппозиция башында карачыбәк Колмөхәммәд, Казан аксөякләре Урак, Садыр һәм Апиш тора.

1495 елда алар, тәхеткә Себер ханзадәсе Мамыкны утыртып, Мәскәү протекторатына чик куярга омтылыш ясыйлар. Ләкин яңа хан дәүләт белән идарә итәргә сәләтсез булып чыга һәм шәһәрдән куып җибәрелә. 1496 елда Нурсолтан ханбикәнең улы — Кырымда үскән, рус йогынтысына каршы булган Габделлатыйф хан дип игълан ителә. Ул бөек Мәскәү кенәзлегеннән котылу сәясәте алып бара. Шул сәбәпле 1502 елда тәхеттән төшерелә. Аны абыйсы Мөхәммәдәмин алыштыра. Ул хан тәхетендә утырган чорда Казанда рус воеводалары йогынтысы сизелерлек кими.

1505–1506 еллардагы сугышта Казан гаскәре уңышка ирешкәннән соң, 1507 елның мартында Мәскәү белән Казан арасында солых килешүе төзелә. 1520 елга кадәр тыныч мөнәсәбәтләр саклана.

Шаһгали идарә иткән чорда (1519–1521) рус киңәшчеләре йогынтысы кабат көчәя, алар ханлыкның эчке тормышы мәсьәләләрен хәл итүгә тыкшына башлыйлар; бу хәлләр Шаһгалинең тәхеттән куылуына һәм ханлык башына Кырым ханзадәсе Сәхибгәрәйне чакырып утыртуга китерә. 1521 елның язында тәхеткә менгән Сәхибгәрәй чоры Казанда русларга каршы һәртөрле һөҗүм-бәрелешләрдән башлана, аннары ул, гаскәр туплап Кырымнан Коломнага таба килүче бертуганы, Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй белән берлектә, Мәскәүгә яу чаба. 1521 елның җәендә Василий III солых килешүе төзергә һәм Мәскәүнең Кырым ханына буйсынуын танырга мәҗбүр була, аңа ясак түләп торырга вәгъдә бирә. Казан Мәскәү протекторатыннан тулысынча котыла.

Әдәбият      

Атласи Һ. Казан ханлыгы. К., 1913;

Газиз Г. Татар тарихы. К., 1922;

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1;

Худяков М. Очерки по истории Казанского хан­ства. К., 1923.