Эчтәлек

Борынгыдан килгән халык җыеннары традициясенең дәвамы. Корылтайларның барлыкка килүе Чыңгыз хан (монгол нойоннарының Темучинны хан итеп сайлаган һәм аңа Чыңгыз хан титулы биргән 1206 елгы бөек Корылтайнан билгеле) исеме белән бәйле. Корылтай тәхет варисын билгеләгәндә яки ханны тәхеттән төшергәндә, яу йөрү, дошман явына каршылык күрсәтү, илдә тынычлык булдыру мәсьәләләрен хәл иткәндә, чит дәүләтләр белән килешүләр төзегәндә, хан варислары өйләнгән яисә кияүгә чыккан вакытта чакырыла.

Монголларның феодаль хокук кануннары мәҗмугасында (Яса) корылтайга зур әһәмият бирелә. Ике патша идарәләре арасында корылтай дәүләт хакимиятен тулысынча үз кулында тота.

Тарихта билгеле 1246 елгы корылтайда монгол нойоннарыннан тыш чит ил вәкилләре дә була (Владимир бөек кенәзе Ярослав Всеволодович, сәяхәтче Плано Карпини).

Монгол империясе таркалгач, яңа барлыкка килгән һәр биләмә Яса нигезендә үз корылтаен җыя. Казан ханлыгында корылтайда 3 катлау вәкилләре — руханилар, җирбиләүчеләр (бәкләр һәм морзалар), угъланнар катнаша. Татар ханлыкларында корылтайлар әлеге дәүләтләр яшәгән дәвердә даими рәвештә җыела.

Әдәбият

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1896. Т. 17.

Автор — Ф.Г.Кәлимуллина