Эчтәлек

Чигә алкалары. XI йөз – XIII йөз башы

Алтын, чүкү, басма, бөртекләү, җепкыр. Идел буе Болгар дәүләте, Биләр. Мәрҗани фонды

Баш бәйләвеченә чигәләр ягыннан дүртәр итеп эленгән.

Әүвәлге болгар чорында киң таралган бизәнү әйбере. Вак бөртекләү ысулы белән бизәлгән һәм мәрҗән бөртекләре тезелгән боҗра – болгар чигә асылмасының төп үрнәге булып тора. 2–2,5 см диаметрлы боҗрага җепкыр һәм бөртекләү ысулы белән бизәлгән, имән чикләвегенә охшаган бердән алып өчкә хәтле «куык» киертелгән. Соңрак өч «куыклы» боҗрага очларына бөртекләү ысулы белән бизәлгән шундый ук «куык» беркетелгән эленмә чылбырлар да өстәлгән. «Куык» юка металлдан әзерләнгән ике өлештән, бер-берсенә җепкыр ярдәмендә беркетелеп, буынтыклап ясалган, өслеге бөртекле өчпочмак һәм пирамидалар белән бизәлгән.

Мондый боҗраларның диаметры 4,5–8 см, аларга киертелгән «куык»ларның зурлыгы 2–3 см булган. «Куык» шуып йөрмәсен өчен, боҗрага җепкырлы чыбык уралган.

Болгар чигә асылмасының җепкырдан ясалган, бөртекләү ысулы белән бизәлгән, үрдәк сыны кертеп эшләнгән үрнәкләре мөкамәллекләре белән аерылып тора. Үрдәк муенына аның илаһилыгын чагылдырган «изге» муенса тагылган. Мондый муенса сасанилар дәверендәге Иран нәфис металл сәнгате әсәрләренә хас.

Томшыгына «балчык» ябышкан үрдәк сынчыгы гаилә иминлеген, йорт бөтенлеген һәм бәхетне гәүдәләндергән. Борынгы татар риваятендә җир дөнья океаны төбеннән үрдәк томшыгына ияреп чыккан балчыктан яралган дип фаразлана.

Үрдәк сынлы болгар чигә асылмасы белән Дагстан зәркәнчеләре тарафыннан кошчык сыны куеп ясалган чигә бизәмәләре арасында беркадәр охшашлык бар. Ләкин соңгылары, Болгар осталарының нечкә һәм катлаулы җепкыр белән эшләнгән бизәмәләреннән аермалы буларак, кою юлы белән, уемлап һәм каралтып ясалган һәм аларда асылмалар кулланылмаган.

Болгар чигә асылмасының башка төрләре бөртекләү ысулы белән бизәлгән имән чикләвеге рәвешендә ясала. Аларның ике төре – озынча түгәрәк рәвешендәге боҗрага мәрҗән тезелгәннәре (әүвәлге болгар сәнгатендә үк булган) һәм турыпочмакка тартык боҗраның бөртек астына вак асылмалар куелганнары очрый.

Болгар чигә асылмасының Эрмитаждагы махсус Көнчыгыш фондында, Мәскәүдәге Тарих музеенда, Татарстан Милли музеенда, Болгар тарих-архитектура саклаулыгында тупланган үрнәкләре дөнья сәнгате шедеврлары рәтендә тора.

Асылмалы чигә алкалары. XII–XIII йөзнең беренче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, эретеп ябыштыру, бөртекләү, җепкыр. Кама алды. Мәрҗани фонды

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Ефимова А.М. Бутаевский клад ювелирных изделий волжских булгар // Советская археология. 1960. № 1.

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова