Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы шәһәрләрендә (Биләр, Җүкәтау, Ашлы, Болгар, Үкәк, Казан, Иске Казанда һ.б. шәһәрләрдә) кальга-кирмән диварлары, гадәттә, бер яки күп (өчкә кадәр) рәтле булган, чокырлардан һәм биеклекләре 1,5 м дан 3 м га кадәр җиткән, өсләренә 2–3 м биеклектәге диварлар корылган урлардан торган. Эчләренә туфрак һәм ташлар тутырылган биек агач буралар рәвешендә, кайбер очракларда таш блоклардан һәм кирпечләрдән (Казан) төзелгәннәр. Дивар өстендә торулыкны саклаучылар өчен мәйданчык булдырылган, шунда ыргыту-ату кораллары (арбалетлар), XIV йөздән — туплар урнаштырылган. Явым-төшемнәрдән, дошман укларыннан, пулялардан һәм ядрәләрдән саклану өчен чатырсыман түбә белән капланган.

X–XIV йөзләрдә кальга-кирмән диварлары дәүләт куәте символы булып хезмәт итәләр, XVII–XVIII йөзләрдә үзләренең элеккеге әһәмиятләрен югалталар.

Татарстан территориясендә Казан Кремленең кальга-кирмән диварлары сакланган.

Автор — И.Л.Измайлов