Эчтәлек

Хәзерге Чистай, Декабристлар, Эшче, Яңа авыл урамнары.

Шәһәр белән бистә Хижицкая (хәзерге Ленин) дамбасы аша тоташа.

Кәҗә бистәсенә 1654–1656 еллардагы чума эпидемиясе вакытында Казаннан күчеп килгән кешеләр нигез сала.

Кәҗә бистәсендә бау-аркан ишү, шәм кою үсеш ала; ул дару үләннәре җыючылары белән дан тота. Урыны язын су баса торган үзәннәргә бай була, аларда кәҗәләр көтәләр.

XIX йөз ахырыннан шәһәр территориясенә керә.

Әдәбият

Бикбулатов Р., Мустафин Р. Казань и её слободы. Казань, 2001.