Эчтәлек

XVI йөзнең 2 нче яртысында Нугай Урдасыннан бүленеп чыга.

Каспий диңгезенең төньягында, Идел белән Урал арасындагы җирләрдә барлыкка килә.

Нигезләүчесе Исмәгыйль бәк (1555–1563) һәм аның варисы Динәхмәд бәк (1563–1578) заманында Мәскәүгә яраклы сәясәт алып барыла.

Ырыс бәк идарәсе вакытында (1578–1590) Кырым ханлыгы белән дуслык килешүе төзелә һәм Идел буенда мөселманнарның өстенлеген тәэмин итү өчен күп еллар буе Россия белән көрәш бара. Шушы көрәш-бәрелешләр, йогышлы чирләр таралу һәм корылык нәтиҗәсендәге ачлыклардан соң дәүләт көчсезләнә.

Иштирәк бәк (1600–1619 елларда идарә итә) Олы Нугай Урдасының вассал рәвешендә Россиягә буйсынуын таный.

1634 елда халкының күпчелек өлеше Иделнең уңъяк ярына күчә һәм, Кече Нугай Урдасына кушылып, күчмә тормыш алып баруын дәвам итә.

Әдәбият

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.