Эчтәлек

1) Шәркый мөселман илләрендә – хаким, дәүләт башлыгы (хөкемдар), хәрби җитәкче.

Гарәп хәлифәтләрендә беренче хәлифәләр вакытында һәм Омейяләр династиясе хакимлек иткәндә (661–750) әмир дип, гадәттә, басып алынган өлкәләрнең башлыкларын – аерым гаскәрләрнең командующийларын атаганнар. Габбаси династиясе чорында (IX–X йөзләр) әмир – хәлифәләрнең бәйсезлеген таныган феодаль хакимнәр. Гарәп хәлифәтеннән фәкать язмача гына бәйсезлекләрен саклап калган элеккеге башлыклар, яисә үзләренең дәүләт берәмлекләрен төзегән мөстәкыйль хакимнәр (Сафавийлар, Газнәвийләр һ.б.) әмирләр булган. X йөздә бәйсез хакимнәрне әмир дәрәҗәсе белән бергә солтан дип йөртә башлаганнар. X йөз ахыры – XI йөз башында феодаль хуҗаларны, төрле дәрәҗәдәге хәрби башлыкларны (Сәлҗуклар, Айюбийлар дәүләтләрендә һ.б.) әмир дип йөрткәннәр.

XX йөздә гарәп дәүләтләрендә (мәсәлән, Согуд Гарәбстанында) әмир – хакимлек итүче династия принцлары.

2) Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында – нәсел башлыгы, олыс хакиме, җир биләмәләре хуҗасы.

Алтын Урдада, аннан соң Урта Азия һәм Иранда монгол басып алуларыннан соң әмир дип монгол һәм төрек нәсел биләмәләре – олысларның башлыкларын атап йөртә башлаганнар (бәк яки нойон мәгънәсендә үк).

Әмир титулын Аксак Тимер йөрткән – Тимериләр династиясе принцларын Әмирзадә (әмирнең улы) дип йөрткәннәр, шуннан кыскартылган «мирза» («морза») атамасы барлыкка килгән.

XVIII йөз ахырыннан башлап, Бохара ханлыгы хакимнәре үзләрен әмир дип йөртә башлаганнар.

Әдәбият      

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1923.