- РУС
- ТАТ
(гарәпчә-фарсычадан – канцелярия, идарәханә), урта гасырлар мөселман илләрендә, шул исәптән Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында дәүләт вәзирлеге идарәсе, хан карамагындагы дәүләт киңәшмәсе
Аңа 4 карачы бәк керә, берсе бәкләр бәге дәрәҗәсендә була.
Диван рәсми документлар әзерләү, халык санын исәпкә алу, салым түләү барышын күзәтү һәм башка вазифаларны башкарган. Бу эшләрне битикчеләр – язу эшләрен башкаручылар, сәркәтипләр алып барган.
Бартольд В.В. Культура мусульманства. П., 1918;
Бартольд В.В. Работы по истории ислама и Арабского халифата. М., 1966. Т. 6;
Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.
Автор – М.Г.Госманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.