Эчтәлек

Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–1556) чорында рус гаскәрләренә каршылык күрсәтү үзәкләренең берсе.

Фаразланганча, Тау ягында (Кама елгасының уң яры) урнашкан була.

Никон елъязмасында һ.б. рус елъязмаларында воевода П.В.Морозовның 1556 елда «яр буе кешеләре»нә каршы явы вакытында Чалымның җимертелүе хакында искә алына: «...алар белән сугышып күпләрне кырды һәм шәһәрчекне яндырды...» диелә.

Әдәбият     

Димитриев В.Д. Антимосковское движение в Казанской земле в 1552–1557 годах и отношение к нему её Горной стороны // Народная школа. 1999. № 6.