XV–XVIII йөзләрдә Бунчукны төрек пашалары (гаскәр башлыклары), Польша, Украина гетманнары һәм рус атлы казаклары атаманнары да куллана.

Бунчук озын колга очына беркетелә, ул иясенең тамгасы рәвешендә ясалган металл эшләнмәдән һәм шуңа тагылган ат кылыннан гыйбарәт. Кайбер очракта ат кылы «көлтәсен» буынтыклап Бунчук сабына бәйләп куйганнар. Тамгалар металл очлыклар, ярымай, шар һ.б. рәвешләрдә булган.