Эчтәлек

Алпавыт «алып» (батыр, пәһлеван кеше) тамырына кушымча өстәлеп ясалган.

VI – XIII йөзләрдәге төрки дәүләтләрдә йомышлы хәрби катлау атамасы. XIII – XVI йөзләрдә атаманың мәгънәсе берникадәр үзгәрә: Казан ханлыгында ул «хан киңәшчесе»н, Касыйм ханлыгында «югары хәрби дәрәҗә»не, «яугир» төшенчәләрен белдерә.

«Батыр» мәгънәсендәге әйтелеше рус елъязмаларында теркәлгән. XVI – XVII йөзләрдә, татар ханлыкларын Рус дәүләте яулаганнан соң, ул татар эре җирбиләүчеләре атамасына, русның «помещик» (кара: Алпавытлар) сүзе синонимына әверелә. Шул мәгънәдә алпавыт Идел һәм Урал буенда яшәүче күпчелек башка халыклар теленә дә кергән.

Әдәбият

Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков. М., 1974.

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1989.

Автор – И.Л.Измайлов