Фәрман Оренбург губернаторы И.И.Неплюев тәкъдиме белән кабул ителә.

Төбәкнең үзләштерелүен тизләтү һәм сәүдәне үстерү максатыннан, ул төрле яктан, шул исәптән Казан губернасыннан да сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр чакырта. Татарларны күченүгә, икътисади сәбәпләрдән тыш, «Оренбург шәһәренә өстенлекләр»дә («Привилегии городу Оренбургу», 1734 ел, 6 июнь) каралган рекрут бирү йөкләмәсеннән азат ителү һәм дин иреге бирелү дә җәлеп итә.

Сенат Оренбург янында аерым татар бистәсенә нигез салырга һәм анда мәчет төзергә рөхсәт бирә. Җирле халыкның русларны һәм башка милләт вәкилләрен ислам диненә тартмаска тиешлеге шарт итеп куела. Казан татарларыннан нибары 200 гаиләгә генә күченүгә рөхсәт бирелә, алар «хәлле һәм сәүдә алып барырлык, шул сәбәпле анда, ягъни яңа күченгән урында, коммерция эше җәелдерерлек» булырга тиеш дип күрсәтелә.

Күченүчеләр өчен, рекрут бирү урынына, зарурлык туганда Оренбург чик сызыгын күчмә кабиләләр һөҗүменнән саклаучы вакытлы гаскәрләрдә хезмәт итү карала.

1744 ел фәрманы татар сәүдәгәрлеге барлыкка килүдә зур әһәмияткә ия була, Россиянең Көнчыгыш илләре белән икътисади һәм дипломатия мөнәсәбәтләре үсешенә булышлык итә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 12. № 8893.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002.

Автор — А.И.Ногманов