Рус булмаган халыкларны христианлаштыру буенча 1740–1750 еллар кампаниясе чорының иң әһәмиятле закон актларыннан берсе.

Казан губернасында, аеруча яңа чукындырылганнар яши торган җирләрдә, Патша Фёдор Иванович фәрманы (1593 ел, 18 июль) чыкканнан соң төзелгән мәчетләрне җимерергә боерыла. Казан, Себер, Әстерхан һәм Воронеж губерналарында яңа мөселман гыйбадәтханәләре төзүне тыя һәм элегрәк салынганнарына теркәү уздыра.

Губернаторларга, провинция һәм шәһәр воеводаларына мәҗүсилектән ислам диненә күчү очракларын ачыклау бурычы йөкләтелә, күчүгә булышлык күрсәткән мөселманнарны учакта яндыру юлы белән җәзаларга кушыла (Губернаторларга 1728 ел боерыгының 19 нчы пункты нигезендә).

Ислам динен кабул иткән чуашларны һәм рус булмаган башка халыкларны — чукындыру, каршы булсалар — җәзалау карала. Әлеге фәрманны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, Казан, Себер һәм Әстерхан губерналарында 1744 елга 545 мәчет юкка чыгарыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 11. № 8664.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002.

Автор — А.И.Ногманов