Эчтәлек

1633 елгы устав грамотасы һәм 1645, 1649, 1677, 1686 һәм 1697 елларда воеводаларга җибәрелгән күрсәтмәләрдә тыелган товарларга көбә, калкан, сугышчы баш киеме, кылыч-хәнҗәр, ук очлыклары, мылтык, дары, күкерт, металлар (тимер, бакыр, кургаш, аккургаш) һәм башкалар, шулай ук әҗнәбиләрнең «сугышырлык» («вогненного бою») һәм «сугышта кулланылырлык» («что годно к войне») әйберләре булмасын өчен аларга тимерчелек һөнәре белән шөгыльләнү тыела.

Әдәбият

Дмитриев В.Д. Заповедные товары и запрет кузнечного и серебряного дела в национальных районах Среднего Поволжья в XVII веке // Вопросы истории Чувашии. Чебоксары, 1977. Вып. 73.

Автор – Е.Б.Долгов