Эчтәлек

Төп максаты — бер-берсен үзара якынайту аша мөмкинлеккә карап җәмгыять әгъзаларының көнкүреш хәлен яхшырту, файдалы мәгълүмат тарату, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү. Тол хатыннарга, ятимнәргә пособиеләр һәм пенсияләр билгели, укучылар һәм студентларның укуы өчен түли, үз әгъзаларына эшкә урнашырга ярдәм итә. Устав буенча еллык кертемнәрен түләп барган 55 яшькә кадәрге сәүдә хезмәткәре җәмгыятьнең хакыйкый әгъзасы була алган. Җитәкче орган – 7 кешедән торган идарә, гомуми җыелыш тарафыннан сайланган. Җәмгыятьнең беренче рәисе В.Н.Емельянов була.

Приказчиклар хәйрия җәмгыятенең капиталы турыдан-туры сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр – бертуган Крестовниковлар, П.В.Щетинкин, Д.А.Черкасов, Н.Н.Чарушин һ.б. кертемнәре хисабына туплана. 1885 елда җәмгыятьтә 500 дән артык хакыйкый әгъза һәм 54 ярышучы әгъза (хакыйкый әгъзалыкка кандидат) исәпләнә, аның капиталы 46 мең сум тәшкил итә. Җәмгыять каршында саклык кассасы, үзара ярдәм кассасы, китапханә (3000 нән артык китап), кибет эшли. 25 ел эчендә җәмгыять 30 мең сумлык пособие бирә. Җәмгыять әгъзалары өчен түләүсез медицина ярдәме оештырыла. Җәмгыять агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә: әдәби-музыкаль һәм гаилә кичәләре уздыра; бухгалтерия, математика, чит телләр буенча курслар оештыра. ХХ йөз башында җәмгыять акчасына бина сатып алына һәм клуб ачыла, ул 1905–1917 елларда җирле социаль-демократик һәм конституцион-демократик партияләрнең яшерен эшчәнлеген легальләштерү чарасы буларак файдаланыла.

Октябрь революциясеннән соң яшәүдән туктый.

Әдәбият

Пинегин М. Казань в её прошлом и настоящем. СПб., 1890.

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895.

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. Казань, 1991.

Автор – М.Ю.Гребёнкин