- РУС
- ТАТ
Чик буе шәһәрләрендә һәм яңа яуланган Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары биләмәләрендә XVI йөзнең икенче яртысыннан гамәлдә була. XVII йөзнең 20 нче елларына «Болгавыр заман»нардан соң тулысынча оешып бетә.
Шәһәрләрдә Воевода идарәсенә воевода һәм дьяк белән приказ йорты (Казанда – «съезжая палата») (XVII йөз ахырыннан зур шәһәрләрдә – приказ палатасы) керә. Воеводаларны Разряд приказы, ә Урта Идел буе өяз шәһәрләре Казан, Зөя, Чабаксарга – Казан сарай идарәханәсе билгеләгән, алар патша һәм боярлар думасы тарафыннан расланган. Шәһәр белән идарә итүче приказга буйсынган. Шәһәрнең хәрби һәм икътисади дәрәҗәсенә карап, зурларына Воевода идарәсе башлыгы итеп боярлар, кечерәкләренә дворяннар куелган. Кайбер зур шәһәрләргә 2–3 воевода билгеләнгән (Әстерхан, Казан, Новгород, Псков һ.б.). Элекке Казан ханлыгы биләмәсендә 1660 еллар ахырларына кадәр 7–9 воевода булса, 1690 елларда аларның саны 2–3 кә калдырыла. Воеводалар 2–3 елга бер алыштырылган, чик буе төбәкләрендә һәм Себердә алар озаграк хезмәт иткән. Хезмәт хакы Мәскәүдә түләнгән. Өяз белән шәһәрнең административ һәм хәрби эшчәнлеге өчен Воевода идарәсе җаваплы була. Өяздә мәхкәмә-тикшерү оешмасы булган очракта, мәхкәмә эшен шул оешма башкарган. Полиция вазифасын, җирне исәпкә алу һәм бүлү, хуҗалык эшләрен һәм дошман һөҗүменнән саклану чараларын воевода үтәгән. 1699 елда бистә-посад халкы эшләре Воевода идарәсеннән алына, бурмистр карамагына тапшырыла.
XVIII йөз башында, Пётр I реформалары барышында губерналар оештырылгач, өяз Воевода идарәсенең эшчәнлеге чикләнә (1710 елдан комендант канцелярияләре дип үзгәртелә). 1711–1715 елларда губерналар провинцияләргә бүленгәч, провинция воеводалары билгеләнә, шәһәр воеводалары функцияләрен оберинспектор, комиссарлар үти. 1719 елда провинцияләрдә воеводалар белән бер үк вакытта тармак идарәчеләре – камерир, рентмейстер, вальдмейстр, фискал һ.б. вазифалар кертелә. 1727 елда Воевода идарәсе яңадан торгызыла, өязләрдә башка төр тармак идарәләре бетерелә. Губерналарда идарәчелекнең икенче, өченче баскычында (провинциядә һәм воевода канцеляриясендә) Воевода идарәсе тора. 1728 елда «Воеводалар инструкциясе» игълан ителә. Воеводалыкка билгеләүчеләрне Сенат отставкадагы офицерлар, сарай әһелләре һәм югары чиновниклар арасыннан сайлый; аларны башта Югары яшерен совет, аннары Сенат раслый.
1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышы барышында Воевода идарәсенең заман таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. 1775 елгы фәрман белән Воевода идарәсе бетерелә.
Чичерин Б.Н. Областные учреждения в России в XVII в. М., 1856.
Градовский А.Д. История местного управления в России: Собрание сочинений. СПб., 1899. Т. 2.
Готье Ю.В. История областного управления в России от Петра I до ЕкатериныII. М., 1941. Т. 2.
Ерошкин Н.П. История государственных учреждений дореволюционной России. М., 1983.
Автор – Д.Г.Мостафина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.