Эчтәлек

Үзәге — Ядрин шәһәре (1590 елда Сура елгасының сул ягында кальга буларак нигезләнә; 1781 елдан өяз шәһәре).

Ядрин өязе 1590 елларда Ядрин тирәсендәге җирләрдән формалаша. 1708 елдан — Казан губернасының состав өлеше, 1714–1717 елларда — Түбән Новгород, 1717–1719 елларда — янә Казан губернасында. 1719 елда Түбән Новгород губернасының Алатырь провинциясенә теркәлә. 1779 елда кабат Казан губернасы (1781–1796 елларда — Казан наместниклыгы) составында.

Төньяк-көнбатышта — Түбән Новгород губернасының Васильсурск, төньякта — Казан губернасының Козьмодемьянск, төньяк-көнчыгышта — Чабаксар, көнчыгышта — Цивильск өязләре, көньяк-көнчыгышта — Сембер губернасының Буа, көньякта — Алатырь, көнбатышта Кормыш өязләре белән чиктәш була.

Территориясеннән Сура, Олы һәм Кече Цивиль, Олы Сорма елгалары ага.

Өязнең мәйданы 2,9 мең кв. чакрым. Халкы 161,2 мең кеше, шулардан 93,8% ы чуашлар, 6,2% ы руслар (1901) тәшкил итә. Административ яктан Ядрин өязе 13 өлешкә: Аликово, Асакасы, Балдаево, Малояушево, Норусово, Тойсин, Тораево, Уби, Хочашево, Чебаево, Чувашская-Сорма, Шуматово, Ядрин волостьларына бүленә.

Халкы игенчелек, өлешчә кәсепчелек (йон тетү, итек тегү, көпчәк ясау, такта яру) белән шөгыльләнә. Ядрин өязендә аракы куу һәм май язу заводлары, шулай ук 827 вак сәнәгать оешмалары эшли (1901). Өяздә 131 мәктәп була.

1920 елда Ядрин өязе Чуаш автономияле өлкәсенә (1925 елда Чуаш АССР итеп үзгәртелә) кертелә.

1927 елда Чуаш АССРда районнарга бүленеш кертелү сәбәпле, Ядрин өязе бетерелә.

Әдәбият      

Спасский Н.А. Очерки по родиноведению: Казанская губерния. К., 1912; 

Краткая чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001.