Эчтәлек

Үзәге — Уфа шәһәре. Уфа кальгасын төзегәннән соң, XVI йөзнең 2 нче яртысында оеша башлый. Биләмәсенә Агыйдел, Өршәк, Бикә, Сим, Уфа, Дим, Йөрүзән, Танып һ.б. елгалар буендагы җирләр керә.

Өяз биләмәсе 1708–1744 елларда Казан губернасына, 1744–1781 һәм 1796–1865 елларда Оренбург губернасына, 1781–1796 елларда — Уфа наместниклыгына керә. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатышта — Бәләбәй, төньякта — Бөре, төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгышта — Златоуст өязе, көньякта — Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе һәм Оренбург губернасының Югары Урал өязе белән чикләнә. Мәйданы 17184 кв. чакрым. Халкы 375718 кеше (1897), шул исәптән руслар — 58%, татарлар һәм башкортлар — 37,5% тан күбрәк, мордва, мари, чуаш, удмуртлар һ.б. — 4,5% чамасы.

25 волостька бүленә.

Халкы игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, яшелчәчелек, чолыкчылык, сунарчылык һәм һөнәрчелек (агач әйберләр, мичкә ясау һ.б.) белән шөгыльләнә. Өяздә XIX йөз уртасында спирт, аракы, сыра, бакыр һәм чуен эретү, тимер эшкәртү, поташ, сабын кайнату, май эретү, шәм, тире, кирпеч, шырпы заводлары эшли.

Уфа өязе территориясе 1922 елда Башкортстан АССР составына керә.

Чыганаклар

Сборник статистических сведений по Уфимской губернии. Уфа, 1898. Т. 1.

Автор — Д.Г.Мостафина