Биографиясе

1696 елның 10 июне, Мәскәү – 1739 елның 1 июле, Казан губернасы, Казан өязе Салмачы авылы.

1711 елдан дәүләт хезмәтендә, Испаниядә (1722–1726 еллар), Пруссиядә (1729–1731 еллар), Персиядә (1733–1736 еллар) илче.

1731–1733 елларда Камер-коллегия президенты.

1736 елдан Казан губернаторы.

1737–1739 елларда чума эпидемиясе вакытында губерна халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыра.

Россия армиясе өчен калмыклардан атлар сатып алу белән шөгыльләнә, Оренбург экспедициясен финанслый.

1737 елда В.Н.Татищевка Идел буе һәм Себер карталарын төзү өчен мәгълүматлар җыюда ярдәм итә.

1738 елда архиепископ Лука (Конашевич) белән бергә рус булмаган халыкларны христианлаштыру, Казан семинариясендә укытуның сыйфатын яхшырту һәм Казан губернасында уку йортлары ачу планнарын эшли.

Бүләкләре

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Введение о торговле Российской. [У. һәм е.к.].

Әдәбият

Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1854. Ч. 1;

Голицын Н.Н. Род князей Голицыных. СПб., 1892;

Дворянские роды Российской империи. СПб., 1995. Т. 2;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                                       

Автор – Е.Б.Долгов