Эчтәлек

Исеме Казан руханилар академиясенә нисбәтле рәвештә бирелә.

Академия бистәсендә төзелеш 1842 елгы янгыннан соң башлана. Казанның иң эре бистәләреннән була. Биредә, руханилар академиясеннән тыш, ветеринария институты, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе урнаша. Академия бистәсенең көнчыгышы һәм көньягы шәһәрнең чите булса, төньяктан һәм көнбатыштан аны Кирпеч сугучылар бистәсе һәм Госпиталь бистәсе, Рус Швейцариясе, Куртина (хәзерге Арча кыры) зираты чикләгән.

Бистә, нигездә, бер һәм ике катлы агач йортлардан торган. Төп урамы 1 нче Академия (хәзер Вишневский) исемендә була. Шәһәр планында Академия бистәсе чикләренә: Арча кыры – Себер тракты – Ветеринария – 1 нче Солдат – Мурашов – Госпиталь урамнары керә (хәзерге Ершов, Әбҗәлилов, Шмидт, Товарищеская, Чехов урамнары).

ХХ йөз башыннан шәһәр эчендә кала.

Әдәбият

Бикбулатов Р. Академическая слобода // Татарстан. 1993. № 8.

Автор – Р.Х.Бикбулатов