Россиядә мөстәкыйль учреждение буларак оештырыла. Казанда һәм Казан губернасында полиция император Анна Иоанновнаның 1733 ел 23 апрель Фәрманы нигезендә төзелә, 1782 ел 8 апрель Җәмәгать тәртибе Уставына (кара Җәмәгать тәртибе идарәсе), аннары император Павел I нең 1797 ел 19 декабрь һәм 1798 ел 28 апрель, император Александр I нең 1825 ел 25 октябрь Фәрманнарына, 1837 ел 3 июнь Нигезләмәсенә һ.б.га яраклаштырып үзгәртелә.

1863 елда полиция органнары 1862 елның 25 декабрендәге «Губерна шәһәрләрендә һәм өязләрендә полиция төзелеше турында вакытлы кагыйдәләр»не керткәндә полиция идарәләренә әверелә. Гомуми полиция губернада губернатор һәм губерна идарәсе карамагында була, өяз шәһәрләрендә һәм өязләрдә — исправниклар һәм өяз полиция идарәләре, авылларда — становой приставлар, өяз полиция сакчылары (урядниклар, стражниклар) һәм авыл полициясе (авыл җыеннарында сайланган десятскийлардан тора, волость старшиналарына буйсына), губерна шәһәрендә — полицмейстер һәм шәһәр полиция идарәсе (аның системасына аерым приставлар һәм квартал надзирательләре кул астындагы полиция частьлары һәм кварталлары; полиция бүлекләре (околотоклар) һәм түбәнге звено — городовой постлары керә. Гомуми полициядән тыш, сәяси полиция (кара Казан губернасы жандармнар идарәсе, Казан саклау бүлеге) һәм махсус хезмәт полициясе (эзләү, мәхкәмә, елга һәм порт, фабрика-завод һ.б.) аерылып чыга.

Барлык полиция структуралары Россия Эчке эшләр министрлыгына (1810–1819 елларда Полиция министрлыгына) буйсына.

Вакытлы хөкүмәтнең 1917 елның 10 март һәм 17 апрель карарлары белән гамәлдән чыгарыла, функцияләре милициягә тапшырыла.

2011 елда милиция бетерелә, аның нигезендә полиция кабат торгызыла.

Чыганаклар   

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 9. № 6378; Т. 21. № 15379; Т. 24. № 18285; Т. 25. № 18506; Т. 40. № 30552;

Собр. 2. СПб., 1838, Т. 11, отд. 1. № 10305; 1865. Т. 37, отд. 2. № 39087.

Әдәбият  

Сизиков М.И. История полиции России (1718–1917): В 2 вып. М., 1992;

История полиции России: Краткий исторический очерк и основные документы. М., 1998.

Автор — Е.Б.Долгов